+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
26 март 2017, 08:57

Яннарыңа барыр идем ял итә, итә, итә

Премьер-министр урынбасары Ильяс Мөниров быел Башкортстан бюджеты исәбенә төзекләндерәчәк юллар исемлеген ачыклады.


Көннәр җылыту белән Күгәрчен районы үзәге Морактан Зианчура районы үзәге Исәнголга кадәр 60 километр юлның яртысы төзекләндереләчәк. Салават, Дуван районнары буйлап узган 60 километр юлда ремонт эшләре башкарылачак.

Уфадан Павловкага кадәр юлда төзекләндерү эшләре тәмамлану алдында.

Уфа-Нефтекама арасындагы М7 трассасы аша тәүлегенә 10 меңгә якын машина уза, шуңа да биредә беренче категорияле юл салынырга тиеш, ул 3,75 метр киңлектә, 4 полосалы булачак дип көтелә.

Чишмә поселогыннан М5 трассасына кадәр, Подымаловодан Бөре районының Калинники авылына кадәр юл, Уфа-Белорет юлының соңгы 28 километры – быел, 2017-18 елларда Иске Чишмә юлында 21 километр, Уфа районы 8 март поселогыннан Алексеевкага кадәр - 4,9 километр, М5 трассасыннан Шмидтовога кадәр - 4 километр, Николаевка-Казыр арасында - 3,4 километр, Мокроусово-Ольховое юлында - 4,9 километр, Благовещен белән Павловка арасында 2,4 километр юлга да яңа асфальт салыначак. Төзекләндерү эшләре бу юллардан имин һәм күтәренке кәеф белән узарга мөмкинлек бирер дип ышаныйк.
Читайте нас