+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
27 март 2017, 10:20

“Чәйнекләр”гә таләпләр катгый

Русия Хөкүмәте тәҗрибәсе ике елдан аз булган водительләргә автомобиленә бу турыда махсус билге куюны таләп итә.

Русия Премьер-министры Дмитрий Медведев тәҗрибәсе ике елдан азрак булган водительләргә чикләүләр билгеләнү турындагы карарга кул куйды. Аның эчтәлеге белән Хөкүмәт сайтында танышырга мөмкин.
Карарга ярашлы, руль артына яңа гына утырганнар машинасына махсус билге ябыштырырга бурычлы. (Сары фонда өндәү төшерелгән.)
Яңа кагыйдәләр буенча, “чәйнекләр”гә буксирга алу, мопед, мотоцикл, мотороллерда кеше йөртү, шулай ук авыр, зур һәм хәвефле йөк төялгән автомашиналар белән идарә итү тыела.
Читайте нас