-28 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
27 март 2017, 15:55

Учалыда поездлар бәрелешкән

Якшәмбе көнне Учалы районында тау-баектыру комбинатына караган ике йөк поезды бәрелешкән. Аларның берсенә руда белән дизель ягулыгы төягән, икенчесе буш булган.

Нәтиҗәдә, ике цистерна ауган һәм нефть продукты җиргә түгелгән. Ул урынны тиз арада хәвефсезләндергәннәр һәм өстенә күбек сипкәннәр. Ауган цистернада калган ягулык суыртылган.
Кызганычка каршы, авариядә дүрт кешенең гомере өзелгән. Алар барысы да тау-баектыру комбинаты эшчеләре: тепловоз машинисты, аның ике ярдәмчесе һәм тимер юл цехының эксплуатацияләү хезмәте операторы. Тагын бер кеше дәваханәгә китерелгән.
Читайте нас в