Ул бу хакта Анталиядә яшәүче Русия гражданнары белән очрашуда белдергән. Мәвлүт Чавушоглу сүзләре буенча, чит ил паспортыннан башка сәфәр кылу турында сөйләшүләр 2015 елның ноябрендә Сүрия чигендә Русиянең Су-24 самолеты бәреп төшерелү белән бәйле «күңелсез вакыйгалар»га кадәр дә булган. Хәзер сөйләшүне яңарту ниятләнелә. “Аэропортларда шәхес таныклыгының эчке өлешен тикшерү буенча җиһазлар куелачак”, -- ди чит ил эшләре министры.