+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
31 март 2017, 14:06

Гәзит-журналларга язылу кампаниясе башлана!

1 апрельдән 2017 елның икенче яртысына гәзит-журналларга язылу кампаниясе башлана. Июнь ахырына кадәр яраткан басмаларга барлык почта бүлекчәләрендә, Русия почтасы сайтында он-лайн режимда һәм Viber мессенджеры ярдәмендә язылып булачак.

Русия почтасы каталогына 2000нән артык гәзит һәм журнал кергән. Анда Башкортстанда чыгучы басмалар да бар. Тарифларның планлы рәвештә артуы 10 процент тәшкил итәчәк.
Русия почтасы “Изгелек агачы” хәйрия акциясен дәвам итә. Акциядә катнашкан кеше социаль учреждениегә — тәгаен балалар йортына, интернат-йортка, ветераннар һәм картлар йортларына гәзит һәм журналларны бүләк итеп яздыра ала.
Хөрмәтле абунәчеләребез! "Кызыл таң" нәшриятына караучы яраткан басмаларыгыз - "Кызыл таң" гәзитенә, яшьләр өчен "Тулпар" һәм балалар өчен "Әллүки" журналларына вакытында язылып калырга ашыгыгыз! Бу эшне язгы мәшәкатьләр чорына калдырмагыз! Бергә булдык, бергә булып калыйк!

Читайте нас