+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
3 апрель 2017, 08:35

\"Казан\" кемнәрне куркуга салган?

Кемнеме? - Җир шарында үзләрен иң гайрәтле дип исәпләүче АКШ армиясен!

“National Interest” журналы хезмәткәре Дэйв Маджумдар фикеренчә, март азагында суга төшерелгән 885М “Ясень-М” проектындагы “Казан” су асты көймәсе АКШның Хәрби-диңгез көчләренә куркыныч тудыра. Аның фикеренчә, әлегә кадәр аңа тиңләшүче булмаган.
Хәрби-диңгез аналитикасы үзәге фәнни хезмәткәре Майкл Кофман: “Әлегәчә безгә каршы як булырдай бер илдә дә мондый субмарина юк иде”, - дип белдергән.
“Казан” моңа кадәр булган көймәләрдән камилләштерелгән электроника системасы, корпусы, яңа торпеда аппаратлары һәм “Калибр”, “Оникс” канатлы ракеталарына старт бирүче яңа корылмалар белән аерыла. Ул су өсте һәм астындагы, шулай ук коры җирдәге объектларны да утка тотарга сәләтле.
Читайте нас