-21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
4 апрель 2017, 12:53

Өч ата-анадан туган бала яшәрме?

Былтыр апрельдә дөньяда өч биологик ата-анасы булган тәүге бала туды.

Аның күзәнәкләрендә өч кешенең — бер ирнең һәм ике хатын-кызның ДНКсы бар. Ләкин күптән түгел мондый юл белән туган баланың яшәргә сәләтсезлеген дәлилләүче мәкалә басылды.
Бу бала Нью-Йорк дәваханәсе табиблары тырышлыгы белән туган. Шул рәвешле медиклар элек ике баласы куркыныч генетик чир — Лей синдромыннан үлгән ата-анага ярдәм итә. Өченче баланы хәвефсезләндерү өчен алар хатын-кыз күзәнәгендәге митохондияләрне алыштыра.
Шулай да ананың бозык ДНКсының кайбер өлешләре донор күзәнәгенә эләгә. Шуңа да әлегә баланың киләчәге билгесез. Аның ата-анасы арытабангы тикшеренүләрдән баш тарткан. Әлегә сабый үзен яхшы хис итә.
Читайте нас в