+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
4 апрель 2017, 06:49

Иң елак балалар кайда яши?

Бөек Британия психологлары үз илләрендә, Италиядә, Нидерландта һәм Канадада нарасыйлар Даниядә, Германиядә һәм Япониядәгегә караганда ешрак һәм озаграк елый, дип ачыклаган.

Алар шушы илләрдә 8700 нәнине күзәткән. Һәм тәүге ике атна гомерендә балалар тәүлегенә уртача ике сәгатькә кадәр елаганын билгеләгән. Аннары елау вакыты арта һәм алтынчы атнага тәүлегенә 2 сәгать тә 15 минутка җитә. Шушы вакыттан алар сирәгрәк елый башлый. 12 атна дигәндә тәүлегенә 10 минут елыйлар.
Тикшеренүләрдә уртача күрсәткечтән читләшү дә күзәтелә. Кайбtр нарасыйлар көненә 30 минуттан артык еламый, ә кайберләренә биш сәгать тә аз. Аерма күп очракта нинди илдә тууга бәйле. Галимнәр бу хәл тәрбия яки йөклелек барышы яисә генетика белән бәйле дигән фикердә.
Читайте нас