“Вакыйга урынын тикшергәннән соң, метрода үз-үзен юк итүче террорчы эш иткән. дип фаразларга мөмкин. Шартлаткыч аның тәненә беркетелгән яисә ул аны корсак тирәсендә рюкзакта тоткан булуы мөмкин. Аның янында булган кешеләрнең нәкъ корсак тирәсе яралануы шушы хакта сөйли”, дип хәбәр итә хокук саклау органнарындагы чыганак.
Шартлау урынында террорчының гына түгел, һәлак булучыларның мәете калдыклары да күп табылган. Җинаятьчегә килгәндә, ул Урта Азия кешесе һәм Сурия боевиклары белән бәйләнештә торган, дип фаразлана. Вагонда аның чыбыклар тоткан өзек кулы табылган.
Бу сәгатькә Санкт-Петербургта булган теракт нәтиҗәсендә 11 кеше һәлак булуы һәм 45 кеше җәрәхәтләнүе билгеле. Шәһәрдә өч көнлек матәм игълан ителгән.