Евгения Васильева “Оборонсервис” эше буенча ведомствоның милкен миллионлап урлаган өчен хөкем ителгән иде. Тикшерү 2012 елда шушы холдингта һәм Васильеваның фатирында тентүләрдән башланды. Ул вакыт аның 120 миллион сумлык 1206 данә ювелир әйберләренә, 7 миллион сумлык 37 данә кул сәгатенә арест салынган иде. Шулай ук 350 миллион сумга якын акчасы, элита йорттагы берничә фатиры һәм ялан кадәр йорты тартып алынды. Васильева биш елга гомум режимлы колониягә хөкем ителде, ләкин анда барып җитеп, бер ай да үтмәстән, срогына кадәр шартлы рәвештә иреккә чыгарылды. Суд аның йортында ябылып тотылуын да җәза үтү дип кабул иткән. Хәзер исә тәтәй ханым законсыз юл белән табылган милкен дә кире кайтаруны сорап ята, ди.
Әле Евгения Васильева Мәскәү дәүләт университетының сәнгать факультеты магистратурасында укый, шулай ук үзенең шәхси ювелир бизнесын аякка бастырырга маташа икән.