+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
9 апрель 2017, 07:02

Нефтекамада 11 яшьлек кызга атканнар

Бүген күпчелек яшьләр, аеруча егетләр, корал белән кызыксына, оста һәм төз итеп ата белү сәләтенә ия булырга хыяллана. Шуңа бу сәләткә өйрәтүче оешмалар да җитәрлек. Мәсәлән, Нефтекама шәһәренең “Бастион” хәрби-патриотик клубына да үсмерләр теләп йөри. Яшьләрдә патриотик рух булдыру, әлбәттә, яхшы күренеш, тик хәрби осталыкка өйрәнгәндә бик сак булырга кирәклекне онытмасак иде.

Шушы көннәрдә “Бастион”да атышулар үтә. 15 яшьлек үсмер атып җибәреп, 11 яшьлек кызның муенын яралый. Бу факт буенча җинаять эшене тикшерү башланган. Мәгълүматлардан ачыклануынча, егет ут позициясенә чыккан чакта күреккә баса. Ул моның ялгыш һәм очраклы рәвештә шулай килеп чыгуын әйтә. Каза күрүче кызны ашыгыч рәвештә Нефтекама үзәк дәваханәсенә озаталар, аңа операция эшләнә. Бүген кызның гомеренә куркыныч янамый.
Читайте нас