Төбәкнең дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, велосипедта хәрәкәт итүче алты яшьлек малай якынлашкан транспорт чарасы каршысыннан юлны чыгарга уйлгана. Кызганычка каршы, ВАЗ-21099 автомобиле руле артында утыручы водитель вакытында туктап өлгермәгән. Малайның гомере ашыгыч ярдәм машинасында өзелгән.
Җәйге каникуллар якынлаша. Әти-әниләр велосипедлы сабыйларын транспорт агымы көчле булган юлларга ялгызын гына чыгарып җибәрмәсен иде. Бәла аяк астында.