+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
10 апрель 2017, 08:45

Португалиянең мәктәп укучылары кунакханәнең астын өскә китергән

Көнбатыш Европада Русия туристларының әдәпсезлеге турында сүз кертырга яраталар. Үзләрен белсеннәр.

Испаниядә Торремолинос шәһәрендә “Real Hotel Pueblo Camino” кунакханәсендә булган вакыйганы гына алып карыйк. “Associated Press” язуынча, Португалиядән килгән меңнән артык мәктәп укучысы күңел ачкач, кунакханәнең карарлык җире калмаган. Атап әйткәндә, кызу канлы португаллар идәнгә түшәлгән затлы плитәләрне ваткан, тәрәзәләрдән матраслар ыргыткан. Ваннада телевизорны "йөзәргә" өйрәтеп, янгын сүндергеч белән сиптерешеп уйнаганнар. Кыскасы, ялтырап торган бүлмәләр Мамай үткән хәлгә килгән. Нәтиҗәдә, 50 мең доллар зыян салынган. Кызганычка каршы, кунакханә җитәкчелеге мондый хәлне кунаклар киткәч кенә ачыклаган. Әлеге вакытта полиция тикшерү үткәрә. Биредә мондый хәлне берене тапкыр күргәннәр.
Һәр язны Португалиянең мәктәп укучылары һәм студентлары уку елы тәмамлануны бәйрәм итү өчен диңгез яры буенда урнашкан Испания кунакханәләренә агыла. Мөгаен, быел португалларга игътибар да, контроль дә артыр. Кунакханәне төзекләндерү мәшәкатьле дә, зур чыгымнар да таләп итә.
Читайте нас