-20 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
10 апрель 2017, 12:08

Русиядә опиумлы мәк үстерү рөхсәт ителерме?

“Известия” хәбәр итүенчә, илебездә якын киләчәктә сәнәгать максатларында опиумлы мәк үстерүне рөхсәт итү күздә тотыла. Законга мондый үзгәреш кертү яклылар мәкнең фармакология сәнәгате үсеше өчен мөһим булуын ассызыклый.

Статистика күрсәтүенчә, бүген Русиядә опиумлы 13 дару теркәлгән. Шуларның тугызы – яшәү өчен мөһим. Бүген мондый даруларны чит илләрдән китерелгән матдәләрне файдаланып, дәүләт унитар предприятиеләре җитештерә.
Беренче карашка, опиумлы мәкнең үзебездә үстереләчәгенә шатланырга кирәк сыман. Аграрийларга эш һәм керем артачак. Шул ук вакытта, мәкнең, башка кулларга эләгеп, базарда агу буларак сатылу ихтималын да онытырга ярамый. Мисал эзләп ерак йөрисе юк. Русиянең үз җилкәсендә татыган ачы тәҗрибәсе бар.
Читайте нас в