+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
10 апрель 2017, 10:28

Юл кагыйдәләре үзгәреш кичерәчәк

Русия туристлары Көнбатыш Европа буенча машинада сәяхәт итәргә ярата. Андагы юл хәрәкәте кагыйдәләре безнекеннән шактый аерылганга, аңлашылмаучанлыклар да килеп чыга. Мондый хәлләргә чик кую максатында Русиядәге юл кагыйдәләрен үзгәртү күздә тотыла.

Мәгълүм булуынча, бүген боҗра буенча хәрәкәт булган юл киселешенә керүчеләргә юл бирәләр. Законга үзгәрешләр кертелсә, боҗра буенча хәрәкәт итүчеләр өстенлекле хокукка ия булачак. Әлбәттә, мондый юл киселешләренә “Юл бир” дигән билгеләр урнаштырылачак.
Русия водительләренең Көнбатыш Европа юл кагыйдәләрен бездә үк үзләштерүе куанычлы, әлбәттә. Шул ук вакытта, үзгәрешләрнең юл тыгыннары хасил итүенә әзер булырга кирәк. Мисал өчен, Уфада Үзәк базар янәшәсеннән үтүе тагын да авырлашырга мөмкин.
Читайте нас