Бу хакта ул күпсанлы фотолардан белеп калган. Хатын нык ярсыган һәм кимсенгән, хәзер иренең нервыларын ашый икән. Мартта да принцны Швейцариянең тау курортында бер Австралия моделе белән күргәннәр иде. Моннан тыш, бу сәфәрендә аны төнге клубларның берсендә фотога төшергәннәр.
Безнең Кейтка әйтәсе сүзебез шул: “Кейт, балакаем, курортларга иреңне ялгызын җибәрмә. Әле аларның юк кына бер хәчтерүш өтеге дә читкә карарга гына тора, принцлар турында ни әйтәсең инде!”.