Федерация Советының Аграр, азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисенең беренче урынбасары Сергей Лисовский: “Якшәмбе бөтенләй эшләмәскә, шимбә көнне — 4кә кадәр, башка көннәрдә — кичке 9га кадәр эшләргә, 24 сәгать эшләүче гипермаркетлар булмаячак”, дип әйткән ди.
Закон проектын көзен карауга кертергә ниятлиләр. Әлегә Сәнәгать һәм сәүдә, Авыл хуҗалыгы министрлыклары һәм Монополиягә каршы федераль хезмәт белән килешүләр бара.