+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
11 апрель 2017, 17:00

Кәрт сугып... 30 миллион откан

Чабаксарда гомер итүче Михаил Лахитовка бәхет күктән ишелеп төшкән. Беркайда да эшләмәүче егет, покер уйнап, 30 миллион сум акча откан.

Покерны Михаил 2011 елда уйный башлаган. Эшләгән урыны балмаса да, Лас-Вегас, Берлин, Копенгагенга кадәр барып уйный торган булган. Күпме акча отканын үзе санамаган да, ахры, моның өчен бу эшне салым инспекциясе башкарган.
30 миллон сумнан 13 процент салып түлисен белгәч, Михаил эзсез юкка чыккан. Әле аңа карата җинаять эше ачылган. Шунысы гына аптырата: Михаил бит ул акчаны дәүләт лотереясында отмаган, салымның моңа ни кысылышы бар? Бездә инде, ачуым да килмәгәе, халыкны ничек таларга белмиләр, әнә миллиардлап урлаган җинаятьчеләрне тотыгыз!
Читайте нас: