+24 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
11 Апреля 2017, 11:35

Тагын җир убылды

Уфалыларның аяк астында тагын җир убылды. Бүген, 11 апрельдә, Сипайлово бистәсенең Академик Королев урамында зур чокыр хасыйл булган.

Туфрак суүткәргечтән салкын су агып яту нәтиҗәсендә ишелгән, дигән фараз бар. Бу урын әйләндереп алынган, су агу туктатылган.
Шәһәр властьлары якын арада чокырны ямарга вәгъдә итә, әлегә автомобильчеләр бу участокны саграк үтәргә тиеш.
Читайте нас