+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
11 апрель 2017, 09:39

Виртуаль егет килгән дә кыйнап ташлаган

Уфада яшәүче хатын-кызны беренче очрашуда ук егете кыйнаган. Ул бәндәне ике ай узгач кына тотканнар. 42 яшьлек ханым белдерүенчә, алар Интернет аша таныша һәм очрашырга сүз куеша.

43 яшьлек ир яңа танышын элек очрашкан ир-егетләрдән көнләп, бик нык кыйный. Зыян күрүче бу хакта үзе мөрәҗәгать итмәгән, “Ашыгыч ярдәм” машинасы хезмәткәрләре хәбәр иткән.
Җинаятьче ике ай буена хокук саклау хезмәткәрләреннән качып йөри. Ул фатир ремонтлау белән шөгыльләнгән. Ахыр чиктә кармакка эләккән. Аңа карата җинаять эше кузгатылган. Ул элек шундый кылыгы өчен хөкем ителгән булган инде.
Читайте нас