Немец теле атналыгы кунаклары һәм Уфа язучылары, журналистлары бүгенге әдәбиятның актуаль проблемалары хакында сөйләште.
– Мин Уфада икенче тапкыр. БДУда лекцияләр укырга һәм язучы буларак килдем, – диде язучы, лингвист, фән докторы Ангелика Йодль. – Башка мәдәниятләр, башка ил кешеләре мине һәрчак кызыксындыра. Китабымның төп герое да – Русия кешесе.
– Мин – яшьләр өчен триллерлар язучы автор. Ике китабымны Мәскәү нәшриятында тәрҗемә итеп тә чыгардылар, – дип таныштырды үзе белән Андреас Гетц. – Уфада яңа кешеләр белән танышуыма, аралашуыма шатмын. Очрашулар беркайчан да очраклы булмый дип уйлыйм.
“Бельские просторы” журналының баш мөхәррире, прозаик, Степан Злобин исемендәге премия лауреаты Юрий Горюхин кунакларны басма белән таныштырды, хезмәттәшлек итәргә чакырды.
БДУның һөнәри коммуникация өчен чит телләр кафедрасының өлкән укытучысы Галия Хисмәтуллина Башкортстан белән Германия арасында әдәби күпер булдыру проекты идеясенең инде ярты еллап бөреләнеп килүен әйтеп китте.
Чит ил язучыларына күп сораулар бирелде: безнең арада уртаклык бармы, алар безнең әдәбият белән танышмы, шигърият чит илдә популярмы, Германиядә язучы булып кына тамак туйдырып буламы?
Германия кунаклары, безнең әдәбият немец теленә тәрҗемә ителмәү сәбәпле, язучыларыбызның әсәрләре белән таныш түгеллеген белдерде, соңгы елларда нәшриятларның шигъриятне бик өнәмәвен һәм шигырь китаплары кабул итмәвен әйтте. Чөнки гади укучыга кискен сюжетлы кызыклы проза кирәк. Язучы булып кына иркен яшәрлек акча эшләргә теләгән кешегә “йолдыз” булырга кирәклекне әйтте немецлар. Мәсәлән, ул язучы яшь һәм чибәр булып, еш кына матбугатта күренергә, телевидениедән интервьюлар бирергә тиеш. Иң беренче чиратта, ул шәхес буларак популяр булсын. Нәшриятлар шундый авторларны ярата. Ә инде язу сыйфатын нәшрият редакторлары эшкәртер. Димәк, гади язучыларга акча эшләр өчен өстәмә һөнәр кирәк.