Мәгълүм булуынча, көннәр җылыну белән республика юлчылары җиң сызганып эшкә тотынды. Асфальтта хасыйл булган чокырларны ямау, төзекләндерү башланды.
Туймазы юлчылары, иң беренче чиратта, юлүткәргечләрне, шәһәрнең үзәк урамнарын һәм авылларның урамнарын төзекләндерәчәк. Эш сыйфатын бәйсез экспертлар контрольдә тотачак.