+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
17 апрель 2017, 07:51

Спорт корылмасы да шиңгәч инде!..

Башкаланың Инорс бистәсендәге Ферин урамында өреп кабартылган материаллардан эшләнгән спорт комплексы “шиңә” башлаган.

Тәүге фаразлар буенча, аны кабарган халәттә тотып торучы насос гамәлдән чыккан. Спорт белән шөгыльләнергә килгән кешеләр хәвефне вакытында сизеп калган һәм бинадан тиз арада чыгып китү ягын караган.
2000 елларда Уфада шундый ук янә ике бина салынган иде. Алар Ухтомский урамы һәм Дуван бульварында урнашкан.
Читайте нас