- Улым белән кызымның туу серен бөтен илгә чишеп ялгыштым, – ди Филипп. – Яшьрәк иптәшләремнән үрнәк алырга булган. Мәсәлән, Сережа Лазарев улы туганны яшереп дөрес эшләде. Ә мин артык ихлас булдым... Безнең ил кешеләре мондый ихласлыкка әзер түгел. Бүген суррогат аналар темасы еш тикшерелә, сөйләнелә. Мин дә үз башыма күп сүз ишеттем. Ә бары тик менә шундый юл белән бәхетле булырга мөмкинлекне генә күрсәтәсем килгән иде. Һәм моның бер гаебе дә юк дип уйлыйм.