Хокук саклау органнары фаразы буенча, егет сигнал пистолетларын хәрбигә әйләндергән һәм саткан. Эчке эшләр министрлыгының һәм ФСБның төбәк идарәләре хезмәткәрләре махсус операция үткәргән. Студентның фатирын тентегәндә биш пистолет, винтовка, төрле калибрдагы 100 патрон һәм төрле инструментлар табылган. Явыз ниятле егет клиентларын инернеттан тапкан, дигән фараз бар.