Конкурста республиканың муниципаль берәмлекләре, аларның хезмәткәрләре, урындагы үзидарә үсеше мәсьәләләрен яхшы яктырткан журналистлар катнашкан. Җиңүчеләрне Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Владимир Нагорный рәислегендәге комиссия билгеләгән. Аларны Урындагы үзидарә көнендә “Башкортостан” дәүләт концерт залында республика җитәкчесе Рөстәм Хәмитов тәбрикләде.
Рөстәм Зәки улы җиңүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде, киләчәктә дә уңышлы эшнең дәвам итүен теләде.