Ул тудырган һәм үстергән сыйнфый көрәш, дәһрилек, бөтендөнья революциясе идеяләре 1917 елда Русиянең дәүләт корылышын төбе-тамыры белән үзгәртеп, миллионнарча бер гаепсез корбаннар алып килгән канкоешларга сәбәпче булса да, алар җәмгыятьтә һаман да яши. Шуңа күрә күпләр, аеруча җәмгыятьнең “төбендә” яшәүчеләр өчен, бүгенге көн – олы бәйрәм.
Коммунистик идеологиягә яшәү көче бирә торган төп сыйфат – аның кеше белән кеше арасындагы тигезлеккә нигезләнүендәдер, мөгаен. Күптән түгел Дәүләт думасының бер төркем депутатлары Владимир Ленинның җәсадын Мавзолейдан алып җирләү процедурасын юридик канунлаштыру башлангычы белән чыкса да, аның тормышка ашуы шикле. Халыкның зур өлеше моңа һаман да кискен каршы.