Язгы чакырылыш барышында республика Русия Кораллы Көчләренә 5100 егетне җибәрәчәк. Шуларның 2500е – Коры җир гаскәрләрендә, 150се – Һава-Космик көчләрендә, 560ы – Стратегик тәгаенләнештәге ракета гаскәрләрендә, 180е – Һава-десант гаскәрләрендә, 170е үзәк карамагындагы хәрби кораллы көчләрдә хезмәт итәчәк. 565 егет армия хезмәтен элиталы Милли гвардиядә узачак.
Көнбатыш хәрби округында – 1200, Көньяк округта – 2200, Үзәк округта 1000 егет хезмәт итәчәк. 130 чакырылучы Төньяк флотына юл тотарга тиеш.