+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
25 апрель 2017, 12:16

Русиянең иң шәп студент кызы кем булыр?

Новосибирск шәһәрендә “Русия студент кызы-2017” Бөтенрусия матурлык, спорт һәм талантлар конкурсы старт алды. Анда Красноярск, Воронеж, Уфа, Яр Чаллы, Тубыл, Владивосток, Омск, Томск, Горно-Алтайск, Волгоград, Дондагы Ростов, Төмән, Новосибирск шәһәрләреннән барлыгы 25 сылу катнаша. Башкортстан исеменнән бәйгедә Линара Таһированың “Хылыукай — Bashkirian Beauty” студиясендә шөгыльләнүче Алсу Мәүлиханова чыгыш ясый.

Алсуга 23 яшь, ул Уфа дәүләт авиация техник университеты магистранты, бакалавриатны кызыл дипломга тәмамлаган. “Энергетик машина төзү” белгечлеге буенча белем ала. Башкортстан Башлыгы стипендиясенә лаек булган. Рәсем төшерү, шигырь язу белән мавыга.
Республика халкы Instagramда, конкурсның рәсми аккаунтында (@studentkarossii) тавыш биреп, Алсуны сайлый ала. Аның номеры — 12. Тавыш бирү 26 апрельгә Новосибирск вакыты буенча 15 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Шул рәвешле иң популяр 10 студент кыз билгеләнәчәк, алар җиңү өчен көрәшәчәк.
Узган елда Русиянең иң яхшы студент кызы булып Уфадан Ләйсән Гасыймова танылган. Быел Ләйсән жюри әгъзалары исәбендә.

Чыганак: “Башинформ”.
Читайте нас