+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
25 апрель 2017, 16:38

Уфага 15 яшьлек язучы килә

27 апрельдән 1 майга кадәр Көньяк Африка Республикасыннан 15 яшьлек язучы Мэган Вернерның махсус сәфәре кысаларында Уфага Европа иҗат гильдиясе делегациясе килә. Аның составында - Hertfordshire Press нәшрият йорты вәкилләре Марат Әхмәтҗанов, Анна Лари, Мария Батц һәм яшь язучының әти-әнисе Дес һәм Велинда Вернерлар.

Hertfordshire Press нәшрият йорты БДБ һәм Үзәк Азия илләре авторларының китапларын - рәсемле белешмәлекләрдән алып академик басмаларга кадәр - бастырып чыгара. Алар, шулай ук, 2012 елдан Open Central Asia Book Forum&Literature Festival фестивален һәм форумын оештыра. OCABF - атап үтелгән илләрдә әдәбиятны популярлаштыруга, авторларны башка төбәкләрдә танытуга юнәлтелгән чара. Ул бөтен дөнья язучыларын берләштерүне, милли әдәбиятка ярдәм күрсәтүне максат итеп куя.
Европа иҗат гильдиясе - барлык юнәлештәге иҗат вәкилләренең очрашу урыны.

Сәфәр кысаларында 28 апрельдә 14 сәгатьтә Әхмәт-Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәдә Уфа мәктәпләре укучылары һәм укытучылары, үсмерләр өчен Мэган Вернерның китабын тәкъдим итү һәм осталык дәресе үтәчәк.

18 сәгатьтә "Родина" кинотеатрының яшел залында нәшир Марат Әхмәтҗанов белән булачак очрашуның төп темасы - электрон китапларны сату, басмаларны чит ил базарына чыгару. Чара ахырында "Уфадан яратып" фильмы күрсәтеләчәк. Керү өчен алдан язылырга кирәк.

29 апрельдә 11 сәгатьтә БДПУның уку залында студентлар һәм педагоглар өчен Мэган Вернер китабын тәкъдим итә һәм осталык дәресе үткәрә.

15 сәгатьтә Әхмәт-Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәдә Уфа мәктәпләре укучылары һәм укытучылары, үсмерләр, студентлар өчен Мэган Вернерның китабын тәкъдим итү һәм осталык дәресе үтәчәк.

30 апрельдә 11 сәгатьтә Марат Әхмәтҗанов белән Анна Лари республиканың иҗади интеллигенциясенә OCABF фестивален һәм Европа иҗат гильдиясен тәкъдим итә.
Читайте нас