Русиянең Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин бу эшне шәхси контроленә алган. Эш буенча биш кеше кулга алынган. Болар — шушы йортта тәрбияләнеп чыккан ике егет, шулай ук учреждение директоры урынбасары, балалар йорты янындагы мәктәп директоры һәм приют хезмәткәрләренең берсенең туганы.