Апрельдә Левада-үзәге үткәргән сораштырулардан шундый нәтиҗә ясарга мөмкин. Дөресрәге, “мотлак отставкага җибәрү” яклылар 18 процент булса, “җибәрсәң яхшырак” диючеләр 27 процент булган. Былтыр майдан халыкта премьер-министрга ышаныч әкренләп кими барды. Сораштыру нәтиҗәләре буенча, майда респондентарның 14 проценты премьерга “тулысынча ышанган”, декабрьдә андыйлар — 9, ә апрельдә нибары 3 процент булган. Ә “бөтенләй ышанмаучылар” саны 14 проценттан 19 процентка кадәр арткан.