+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
27 апрель 2017, 08:14

Бала гомере кыл өстендә

Уфа районында яшәүче 12 яшьлек кызның өстенә футбол капкасы ауган.

Бу фаҗигале хәл балалар спорт мәйданчыгында футбол уйнаган вакытта була. Ике метр биеклектә һәм дүрт метрга якын киңлектәге капка аның өстенә килеп төшү нәтиҗәсендә кызның башы авыр җәрәхәтләнә һәм ул һушын югалта. Әлеге вакытта 5нче сыйныф укучысы авыр хәлдә дәваханәдә ята.
Башкортстан Прокуратурасы фаҗигале хәл уңаеннан тикшерү эше башлаган.
Читайте нас