Сергей Дьяченко 35 ел Күмертау авиация-җитештерү предприятисендә инженер-конструктор булып эшли. Төрле модификацияле вертолетларны, десант техникасын үзләштерүдә катнашкан. Ул керткән рационализаторлык тәкъдимнәре техник процессларны җиңеләйткән, җитештерелгән эшләнмәләрнең сыйфатын күтәргән. Намуслы хезмәте өчен ул һәм Уфа моторлар төзү берләшмәсенең двигательләр җыючы слесаре Сергей Беспалов “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” орденының II дәрәҗә медале белән бүләкләнделәр.
Сәлим Госмановны “Кешеләрне үлемнән коткарган өчен” медале 2005 елдан бирле "көткән". Ул Русия Президенты указы белән шул вакытта ук бүләкләнгән булган, әмма медаль иясенә вакытында килеп җитә алмаган.
Арытаба югары исемнәр, Мактау грамоталары тапшырылды. Бүләкләнүчеләр үзләре дә актив булды. Башкортстанның халык артисты Рим Хәсәнов белән Башкортстанның халык шагыйре Хәсән Назар җыелучыларга шигъри юллар бүләк итте. Милли симфоник оркестр артисты Илшат Мөслимов музыкаль күчтәнәч тәкъдим итте. Һәдия Дәүләтшина исемендәге дәүләт премиясен алган язучы Гүзәл Ситдыйкова премиясенең матди өлешен Язучылар берлегенә тапшыруы хакында белдерде. Республика җитәкчесе, һәр бүләкләнүчене тәбрикләп, аларга арытаба да уңышлы хезмәт теләде.