— Башкортстанда 40 меңгә якын күпбалалы гаилә яши, бу — республиканың иң зур байлыгы, — диде Премьер-министр урынбасары.
Шушы көннәрдә алтынчы балага гомер биргән гаилә Аскын районының Солтанбәк авылында яши. Суфияновлар – калын нәсел. Биш бала анасы Рәйсә Нигъмәтҗан кызының киленнәре Ләйсән — алты, Фәнзия биш бала багарга тәвәккәлләгән. Икесе дә балалар бакчасында, ирләре вахта белән Себердә эшли. Алар шәхси хуҗалыкта күпләп мал-туар, кош-корт үрчетә, бакча карый, искиткеч хозур табигатьле авыл янындагы болын-урман җимешләре җыя.
— Һәр көнем иртәнге биштә башлана, төнге сәгать икедә тәмамлана, ишле гаилә мул тормышта яшәсен дисәң, башкача булмый, — ди Фәнзия Суфиянова.
Хезмәт тәрбиясе алып үскән балалар да киләчәктә дөрес тормыш юлын сайлар. Нәкъ шундый гаиләләр — республика киләчәге.