+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
1 Май 2017, 08:18

Шаран районында машиналар бәрелешкән

Кичә, 30 апрельдә, 15:42 сәгатьтә Башкортстанда зур юл-транспорт фаҗигасе теркәлде. Шаран районының Наратасты - Базгыя автомобиль юлында ике машина бәрелешкән. Вафат булучылар турында әлегә мәгълүмат юк. Һәлакәт урынында 4 коткаручы, 2 махсус техника эшләгән. Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт идарәсе хезмәткәрләре автомобиль йөртүчеләргә юл кагыйдәләрен бозмаска, юлларда сак булырга киңәш итә.

Читайте нас