+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
2 Май 2017, 11:03

Ленинград өлкәсендә Ватан сугыш чорындагы мина кеше гомерен өзгән

Вакыйга Ленинград өлкәсендә Киров районында Синявино авылында теркәлгән. Танкка каршы мина үзеннән-үзе шартлаган һәм бер ир һәлак булган. Нәтиҗәдә, 1,5 метр тирәнлектә чокыр хасил булган, мина ярчыклары бик еракка очкан.

Немецларның чылбырлы танкка каршы TMi35 (Tellermine) минасы җир куенында 72 ел яткан. Аның авырлыгы – 5,5 килограмм.
Мәгълүм булуынча, Бөек Ватан сугышы чорында Синявино авылы өчен Совет һәм Германия гаскәрләре арасында канкоешлы сугыш барган. Синявино калкулыклары берничә тапкыр кулдан кулга күчкән. Мәгълүматлардан күренүенчә, биредә 360 мең солдатның гомере өзелгән, бик күп танклар, кораллар юк ителгән. Шуңа күрә җир куенында миналарның тагын калуы ихтимал.
Читайте нас