Янәсе, АКШ белән Көньяк Корея гаскәрләре берлектә хәрби өйрәнүләр үткәрә. Шуның кысаларында, америкалыларның В-1B "Lancer" бомбардировщклары Төньяк Корея чигендә даими очышлар ясый. Асылда, АКШ һөҗүм итәргә әзерләнә. “Төньяк Корея тагын атом-төш коралын сынаса, көч кулланырга мәҗбүр булачакбыз” дигәннәр инде Пентагонда. Кызу канлы Пхеньян да сүз артыннан кесәгә кермәде. “АКШның хәрби провокациясе атом-төш коралын куллануга сәбәпче булырга мөмкин” дигәннәр анда.
Корея ярымутравында хәл кискен кала. Анда сугыш уты кабынса, нәтиҗәсен бөтен дөнья, шул исәптән без дә тоярга мөмкинбез. АКШ моңа кадәр дә төрле сәбәпләр табып Югославияне, Гыйракны, Ливияне, Сүрияне бомбага тотты. Ул илләрдән аерылмалы буларак, Төньяк Кореяда атом-төш коралы бар.