+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
2 Май 2017, 08:05

Япон хатыны 13 кешене таптаган

Япониядә Оита префектурасында аянычлы вакыйга булган. Дәваханәнең беренче катындагы кабул итү бүлмәсендә халык тыныч кына чират көтеп утырган. Кинәт, пыяла ишекләрне җимереп, дәваханәгә зур тизлектә автомобиль килеп кергән...

Унөч кеше төрле дәрәҗәдә җәрәхәт алган. Вакыйга дәваханәдә теркәлгәнгә, аларга тиз арада ашыгыч ярдәм күрсәтелгән. Хокук сакчылары килеп җиткән. Бу хәлне террор һөҗүме дип уйлаучылар да табылган. Чынында исә руль артында 70 яшьлек хатын булган. Аңа чак кына осталык җитмәгән.
Әйткәндәй, быел февраль аенда Япониядә шуңа охшаш хәл теркәлгән иде. Ул чакта өлкән яшьтәге водитель даруханәгә машинасы белән кереп, бер кеше тапталып үлгән.
Японнар – озын гомерле халык. Биредә машина – арзан, керемнәр югары. Өлкәннәрнең еш кына газ белән тормоз педален бутавы гына хәл ителмәслек мәсьәлә булып кала.
Читайте нас