Тик кинәт турбулентлык зонасы башлана һәм очкыч эчендә кешеләр, сумкалар, ашамлыклар, хәтта утыргычлар оча башлый. Бер минутка якын вакыт эчендә 27 пассажир җәрәхәт ала, алар арасында Уфада яшәүче Гөлназ Хәлфина да була. Ул ире белән май бәйрәмнәрен диңгез буенда уздырырга ниятләгән була.
– Болай буласын бөтенләй сизмәдек, очкыч тыныч кына барды. Миграция карточкаларын тутырып утырам, хәвефсезлек каешын эләктермәгән идем. Бервакыт самолет зур тизлек белән түбәнгә мәтәлә башлады.
Карыйм: кемдер чукына, кемдер "бисмилла"сын укый... Үлемне каршы алырга әзерләнә башладык. Мине кинәт өскә чөйде, башымны бәрдем һәм берникадәр вакыт һушыма килә алмый ятканмын. Уянуыма кулларым һәм борыным сынган иде.
20 минуттан самолет тыныч кына аэропортка төшеп утырды, анда безне “Ашыгыч ярдәм” табиблары каршы алды. Бангкок дәваханәсендә кул сөякләремне кисәкләрдән җыйдылар. Əлегә үзаллы бернәрсә дә эшли алмыйм. Хәлем бераз яхшырса, бер атнадан Русиягә кайтарып җибәрергә тиешләр. Моңа кадәр дә очкычларга утырырга курка идем, моннан соң йөз тапкыр уйлаячакмын, исән-сау туган ягыма кайтып кына җитим, – ди каза күрүче Гөлназ ханым.