+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
5 Мая 2017, 09:48

Кыз бала гаип булган

Башкортстанда тугыз яшьлек кызны эзлиләр. Белорет районында яшәүче Яна Перчаткина иртән мәктәпкә киткән җиреннән юкка чыккан.

Тикшерү комитеты “үтерү” мәддәсе буенча җинаять эше ачкан. Белорет районының барлык полиция хезмәткәрләре аякка бастырылган. Росгвардиянең Башкортстан бүлеге махсус тәгаенләнештәге авиация төркемен дә җәлеп иткән. Кызкайның югалуы ихтимал төбәктә очучысыз идарә ителүче аппаратлар кулланыла. Эзләү әлегә уңай нәтиҗә бирмәгән.
Читайте нас