+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
5 Май 2017, 08:05

Янгынга каршы режим кертелде

4 майда Башкортстан урманнарында янгынга каршы режим кертелде.

Барлык илдәге кебек үк, урманнарда янгын чыгу мәсьәләсе безнең республикада да кискен тора. Мәсәлән, соңгы өч көндә генә дә торак пунктларында 18 корылма, 7 йорт янып беткән. Республика урманнарында быел барлыгы 23 урында янгын чыккан, 340 гектар зыян күргән. Аеруча Белорет, Бөрҗән, Ишембай, Дуван, Күгәрчен һәм Дәүләкән районнарында хәл кискен тора.
Читайте нас