+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
5 Май 2017, 21:00

Светлана Бурдюк – комитет рәисе

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов указы белән Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе итеп Светлана Бурдюк тәгаенләнде.

Светлана Николаевна Бурдюк 1966 елның 24 гыйнварында Липецк өлкәсендә туган. ВЛКСМ Үзәк комитеты каршындагы Югары комсомол мәктәбен һәм Башкортстан дәүләт аграр университетын тәмамлаган.
Хезмәт эшчәнлеген 1983 елда Березовский сәүдә предприятиесенең “Культтовары” кибете мөдире булып башлый. 1984-89 елларда – “Березовский” совхозында спорт буенча инструктор, 1989-92 елларда – Уфа иҗат йортында түгәрәк җитәкчесе, 1993-98 елларда – “Колос” предприятиесендә сатучы, 1998-2002 елларда – “Тандем” җәмгыятендә сатучы, бухгалтер, 2002-03 елларда – “Уфамолзавод” җәмгыятенең 1нче кибетендә бухгалтер, 2003-09 елларда – “Табигат” предприятиесендә баш бухгалтер, директор урынбасары, 2009-10 елларда – “Стройпроектсервис” төзелеш фирмасында, шулай ук, “Щит” махсуслашкан мемориал компаниясе” җәмгыятендә финанс директоры, 2010-14 елларда – Тарифлар буенча дәүләт комитетының торак-коммуналь һәм социаль хезмәтләрне көйләү бүлеге начальнигы була, 2015-17 елларда ул шунда ук рәис урынбасары вазыйфасында эшләде, рәис вазыйфасын вакытлыча башкаручы булды.
Читайте нас