Деев Роман Викторович 1966 елның 8 сентябрендә Тамбов шәһәрендә туган. Эчке эшләр органнарында 1983 елдан. 1987 елда СССР Эчке эшләр министрлыгының Омск милиция югары мәктәбен тәмамлаган. 2001 елдан Тамбов өлкәсе буенча Эчке эшләр идарәсе начальнигы урынбасары – штаб начальнигы, 2011 елдан –Русия Эчке эшләр министрлыгының Тамбов өлкәсе буенча идарәсе начальнигы урынбасары, 2012 елдан Русия Эчке эшләр министрлыгының Байкал аръягы крае буенча идарәсе начальнигы вазыйфаларында эшләде. Дәүләт һәм ведомство бүләкләренә ия.