Семинарда дәүләт хезмәтен электрон төрдә алу, контроль-касса техникасын куллану тәртибе, салым түләү буенча бәхәсләрне җайга салу кебек мәсьәләләр каралачак.
Моннан тыш, транспорт салымын югары коэффициент белән түләү буенча кыйммәтле автомобильләр исемлеге турында да сүз булачак. Семинар Уфа шәһәрендә, Октябрьнең 50 еллыгы урамы, 13/1 йорт адресы буенча үтәчәк. Башлана 15 сәгатьтә.