+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
12 Май 2017, 12:54

Бишенче көн тоташ кар ява... Мәскәүдә

Мәскәүдә менә инде бишенче көн кыска вакытлы кар яву күзәтелә. Берничә минут кына булса да, кар нык явып алган.

Соңгы көннәрдә башкалада салкын, һава температурасы нормадан түбәнрәк, көн саен кар күренә. Ял көннәренә бераз җылытырга тиеш, шулай да барыбер салкынча булачак: төнлә нольдән биш градуска кадәр җылы, көндез 10-15 градус җылыдан артмаячак.
12 май иртәсенә Мәскәүдә бер айлык явым-төшемнең 20 проценттан артыгы яуган. Кайбер урыннарда хәтта кар ятуы күзәтелгән.
Читайте нас