Быел тугызынчылар өчен беренче имихан 26 майда – инглиз теленнән булачак. Соңгысы – 8 июньдә. Бу көнне укучылар җәмгыять белеме, геграфия, химия һәм информатика буенча сынау тотачак. Резерв көннәр 19 июньдә башлана.
Соңгы кыңгырау быел чыгарылыш сыйныф укучылары өчен 25 майда шалтыраячак, ә 11нчеләргә аттестатлар тапшыру 27 июньгә планлаштырылган. Тугызынчы сыйныфны тәмамлаучылар өчен бу тантаналы көнне мәктәпләр үзләре билгели.