+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
13 Май 2017, 08:41

9 Майны көткәннәр: аракыга хак артты!

«Лента.ру» хәбәр итүенчә, Русиядә 13 майдан аракы хакы 7,9 процентка арткан. Хәзер ярты литр аракы бәясе 205 сумнан да арзан тормаячак.

Әйткәндәй, соңгы тапкыр аракы хакы былтыр июньдә арткан иде. Ул чакта, алкогольле 0,5 литр эчемлек хакы кимендә 190 сум торырга тиеш, дигән закон чыкты.
Мондый үзгәрешләр кертеп, депутатлар. имеш, халыкны савыктырырга, айнытырга тели. Ә тарих сабакларын күздә тотсак, киресенчә килеп чыга да куя: халык кибеттәге аракыны көмешкәгә, суррогат аракыга алыштыра.
Шул ук вакытта башка төр алкогольле продукциягә дә хаклар югарыга үрмәләгән. Хәзер коньякның шешәсе, 15,2 процентка артып, кимендә 371 сум торачак.
Читайте нас