12 яшьлек Егор Мартыновка бүләкләрне Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе вәкилләре тапшырды.
Егор Мартынов 22 апрельдә Нижегородка бистәсендә өй тәрәзәсе аша Долгое күлендә бер кеше батуын күреп, аңа ярдәмгә ташлана. Озын таяк белән суга батучы өлкән яшьтәге кешене тартып чыгара.