"Росстандарт" хәбәренә караганда, бу билге хәзер сыйфаты тикшерелеп, сайттагы махсус реестрга кертелгәннән соң гына бирелә.
Тикшерү барышында рөхсәтсез маркировка куелган товарлар җитештерүчеләр җаваплылыкка тарттырылачак. Интеллектуаль милекне яклау кануннары буенча тикшерүне үтәмәүчеләргә җинаять эше ачылачак, кибет киштәләрендә табылган һәр сыйфатсыз товар өчен 500 мең сум штраф чәпәячәкләр.